Бәрәзә авылында яшәүче гади генә бер Мыраубай исемле песинең даны ни өчен бөтен дөньяга таралган? Башка песиләрдән ул нәрсәсе белән аерылып тора соң? Зур батырлыклар кылырга дучар ителгән мәчегә ни өчен әлегә кадәр мәдхия җырлана икән? Нәкый Исәнбәтнең «Мыраубай батыр» ы – татар балалар әдәбияты җәүһәрләреннән берсе. Мыраубай маҗаралары беркемне дә битараф калдырмас, чөнки андый батыр песиләр сирәк. Татарстан Республикасының халык язучысы Нәкый Исәнбәт драматург, шагыйрь, халык авыз иҗатын өйрәнүче галим буларак билгеле. Шигъри роман дәрәҗәсендәге әлеге әсәр балаларны битараф калдырмас. Әсәр 1974 елда дөнья күргән басма буенча (Исәнбәт Н. Мыраубай батыр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1974. – 208 б.) яңадан басыла.

Fatal error: Uncaught Error: Call to a member function fetch_row() on false in /home/user/web/тумба.онлайн/private/versions/ver_5/pages/books_single.php:285 Stack trace: #0 /home/user/web/тумба.онлайн/private/versions/ver_5.php(577): include() #1 /home/user/web/тумба.онлайн/public_html/index.php(200): include('...') #2 {main} thrown in /home/user/web/тумба.онлайн/private/versions/ver_5/pages/books_single.php on line 285