Туган көн, яңа ел, әниләр көне кебек бәйрәмнәрне алдан ук көтеп алабыз, һәм шундый ук зарыгу белән, Рамазан аен да көтәргә тиешбез. Вакыт беркайчан да туктап тормый, ничек кенә Рамазан ае озаграк торсын дип теләсәк тә, ул барыбер узачак. Шуңа да, мөмкинлек булганда, Рамазан аен кадерлик. Әгәр дә безгә берәр кунак килергә җыенса, без өйләребезне җыештырабыз, кунакларны матур итеп каршы алабыз, алар безнең өйдә булганда үзебезне дә гадәттәгечә түгел, ә бүтәнчәрәк тотабыз, ә киткәндә, моңсуланып озатып калабыз. Рамазан ае бик кадерле кунак. Пәйгамбәребез сал-ләллаһу галәйһи вә сәлләм: “Әгәр кешеләр Рамазан аеның нинди фазыйләтле икәнен белсәләр, алар аның мәңге булуын теләрләр иде”, – дип әйткән.

Fatal error: Uncaught Error: Call to a member function fetch_row() on false in /home/user/web/тумба.онлайн/private/versions/ver_5/pages/books_single.php:285 Stack trace: #0 /home/user/web/тумба.онлайн/private/versions/ver_5.php(577): include() #1 /home/user/web/тумба.онлайн/public_html/index.php(200): include('...') #2 {main} thrown in /home/user/web/тумба.онлайн/private/versions/ver_5/pages/books_single.php on line 285