Озак еллар Азнакай районы һәм шәһәре башлыгы булып торган шагыйрь Әнәс Исхаков бу китабында үзе белән бергә данлыклы хезмәт юлы үткән хезмәттәшләренең, остазларының, шулай ук гади колхозчылар һәм эшчеләрнең, эшмәкәрләр һәм сәнгать әһелләренең дә чын асылын ачып бирә алган. Туган җирне, чишмәләр, җәйрәп яткан иген басуларын тирән ярату хисләре белән сурәтләү аңа китабын шигъри тәлгәшләр белән бизәргә мөмкинлек биргән. Авторның кешеләр арасындагы мөнәсәбәтләр, тәрбия-иман, әхлак-дин мәсьәләләре, җәмгыятьтәге бүгенге көн проблемалары турындагы уй-фикерләре китапта зур урын алган, һәм алар, әлбәттә, укучыны уйланырга мәҗбүр итәр дигән өметтә калабыз.

Fatal error: Uncaught Error: Call to a member function fetch_row() on false in /home/user/web/тумба.онлайн/private/versions/ver_5/pages/books_single.php:285 Stack trace: #0 /home/user/web/тумба.онлайн/private/versions/ver_5.php(577): include() #1 /home/user/web/тумба.онлайн/public_html/index.php(200): include('...') #2 {main} thrown in /home/user/web/тумба.онлайн/private/versions/ver_5/pages/books_single.php on line 285